Бүген хакимияттә район Советының 4 нче чакырылыш 13 нче утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр: халыктан кергән мөрәҗәгатьләр буенча эш оештыру, 2022 елга һәм 2023-2024 елларга бюджетны билгеләү.
Утырышта ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин да катнашты.