Район башлыгы Энгель Фәттахов актанышлыларны Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрикләде

2021 елның 12 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле райондашлар!
Актаныш муниципаль район Советы һәм Башкарма комитеты исеменнән Сезне чын күңелдән дәүләт бәйрәме - Россия Федерациясе Конституциясе көне белән тәбрик итәм. 
1993 елның 12 декабрендә кабул ителгән Төп закон Кешене, аның гражданлык хокукларын һәм демократик ирекләрен иң зур хәзинә дип игълан итте. Конституция Россиянең, социаль дәүләт буларак, федератив корылышы нигезләрен законнар белән ныгытты, аның прогрессив үсешенең хокукый нигезен булдырды, җәмгыять үсешенең яңа сәхифәсен ачты, гражданнар арасында татулыкны һәм үзара аңлашуны саклап калу өчен ныклы терәк булды. 
Россия Федерациясе Конституциясе алга таба да тотрыклылыкны ныгытуда, мөһим икътисадый һәм социаль мәсьәләләрне хәл итүдә, гражданнарның лаеклы тормышын тәэмин итүдә ышанычлы юнәлеш булыр дип ышанам.
Бәйрәм белән котлап, һәркайсыгызга сәламәтлек һәм бәхет, иртәгесе көнгә ышаныч, районыбызның үсеше хакына хезмәт уңышлары телим.

Иң изге теләкләр белән,
Актаныш муниципаль район башлыгы Энгель Фәттахов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International