Актаныш балалар иҗат үзәгендә "Татар егете, Татар кызы - 2021"район конкурсы уза

2021 елның 11 декабре, шимбә

Ике көн дәвамында Актанышыбызның Балалар иҗат үзәге татар моңына, татар җырына күмелде. Биредә районкүләм "Татар егете, Татар кызы - 2021" бәйгесе үтә. Бәйгенең төп максаты - яшь буынның ата- бабаларыбызның тарихи-мәдәни мирасына карата кызыксынуларын арттыру, яшьләрдә гаилә һәм милли кыйммәтләргә карата хөрмәт тәрбияләү. Милли йолаларның, гореф-гадәтләрнең үзенчәлеген ассызыклау, милләтара мөнәсәбәтләрне формалаштыруда аларның әһәмиятен ачыклау.
9 декабрь көнне балалар бакчалары нәниләре һәм башлангыч сыйныф укучылары көч сынашса, бүген исә 5-8 һәм 9-11 сыйныф укучылары сәхнә тота. Конкурсантлар үзләрен тәкъдим итеп визит карточкасы әзерлиләр, иҗади конкурста ярышалар. "Һөнәрле үлмәс, һөнәрсез көн күрмәс" девизын күз уңында тотып кул эшләрен яклыйлар.
Мәртәбәле жюри әгъзаларының да эшләре катлаулы - иң осталарын сайлап алу бер дә җиңелләрдән түгел шул. Бәйгедә катнашучыларга да, бәя бирүчеләргә дә уңышлар теләп калабыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International