Бүген район терлекчелек тармагының февраль ае нәтиҗәләре каралды. Алдынгылык символлары булган Ат сыннары "Башак" ҖЧҖенә һәм Әтәс авыл җирлегенә тапшырылды..jpg)
Актаныш муниципаль театры 21 март көнне, театрлар айлыгына нәтиҗә ясау уңаеннан, Рабит Батулланың “Шайтан кәмите” пьесасы нигезендә сәхнәләштерелгән «Өйләнәм! Бетте-китте!” комедиясен тәкъдим итте.
Бүген Актанышта театрлар айлыгына нәтиҗә ясалды. Ике ай дәвамында барган мәдәни чарада 38 спектакль тәкъдим ителде, 200 дән артык һәвәскәр артистларыбыз сәхнә тотты. Арада яшьләр булуы үтә дә сөенечле. Әлеге хәрәкәтнең димәк дәвамчылары, киләчәге бар дигән сүз.
18-20 март көннәрендә Сабада, РСФСРнын, Татарстанның атказанган урманчысы Миңнеханов Нургали Миңнехан улы истәлегенә өстәл теннисы буенча турнир узды.
Бу көнне Җирнең бөтен урыннарында (котып өлкәләреннән тыш) көн белән төн озынлыгы тигез диярлек.
Дәүләт Думасына Мәңгелек утлар өчен түләүсез газ китерүне күздә тоткан закон проекты кертелде.
Җирле бюджетлар керемен тулыландыра торган ирекле салым системасы федераль күләмдә ун елдан артык элек кертелде. Үзара салым – җирле мәсьәләләрне хәл итү өчен халыкның үз теләге белән елга тер тапкыр җыела торган акча. Аның күләмен, нинди эшләргә тотылачагын җирле халык үзе хәл итә. Ә муниципаль берәмлек башлыгы халык алдында сарыф ителгән һәр тиен өчен исәп тотарга тиеш.
Догазификация программасын гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча кайнар линия 18 мартта, 14.00 сәгатьтән 16.00 сәгатькә кадәр ТР Иҗтимагый палатасында узачак. Республика халкына программаның катнашучысы булырга мөмкин, ул тормышка ашырыла торган принциплар, кем ташламаларга һәм нинди күләмдә исәп тота ала, дип сөйләячәкләр.
Бүген Актанышның Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатта “Әти-әниләр белән бергә бердәм дәүләт имтиханын тапшыру көне” узды. Әлеге сынауда 8 ата-ана катнашты һәм алар математика фәне буенча белемнәрен тикшерделәр.
Акция чыгарылыш сыйныф укучыларына һәм аларның ата-аналарына БДИга әзерлек белән бәйле артык психологик киеренкелекне бетерергә, җәмәгатьчелекне имтихан процедурасы белән яхшырак таныштырырга ярдәм итә.
«2014-2025 елларга Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» ярдәмче программасы чараларын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, «Татарстан Республикасы Иҗади яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы белән берлектә, Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты ярдәмендә ел саен Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчесе вазыйфасына Конкурс (алга таба – Конкурс) гамәлгә ашырыла.