8 июльдә “Яшьлек” мәдәни үзәгендә Җәмәгатьчелек советы районда исерткеч эчемлекләр сатучы эшмәкәрләр белән очрашты, ачыктан-ачык сөйләшүдә район җитәкчесе Фаил Камаев катнашты.
17 июль көнне Мәсәде җирлегенең Бурсык авылында яше-карты сөенечләре белән уртаклашырга ашыкты – республика юл программасы кысаларында 2950 метр озынлыгындагы асфальт юл тантаналы ачылып, халыкка хезмәт күрсәтә башлады.
Россиядә 2007 елдан бирле ел саен ел саен һөнәри бәйрәм - Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарын төзү көне билгеләп үтелә.
Шатлыкның иге-чиге юк! Бурсык авылында яшәүчеләр дә елның теләсә кайсы вакытында тыныч күңел белән чыгып китә һәм кайтып керә торган юллы булдылар.
Казанда видеоконференция рәвешендә ТР Премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов рәислегендә үткән киңәшмәдә мәгариф оешмаларын яңа 2014-2015 уку елына әзерләү турында сүз барды.
Республика «Татмедиа» агентлыгы ХIII Бөтенроссия «Россия патриоты” конкурсының республика этабы уздырылуы турында игълан итте. Ул гаммәви мәгълүмат чараларында патриотик тәрбия темасын иң яхшы яктыртуга багышланган.
16 июль көнне “2014 елның бюджетын үтәү барышының аерым мәсьәләләре” исемле республика киңәшмәсе узды.
Пенсия фонды кабат искәртә, 2014 елдан башлап мәҗбүри пенсия иминиятләве буенча иминиятләүне сайлау тәртибе үзгәртелде.