Россиядә 2007 елдан бирле ел саен ел саен һөнәри бәйрәм - Дәүләт янгын күзәтчелеге органнарын төзү көне билгеләп үтелә.
1927 елда шушы көндә Бөтенроссия Үзәк башкарма комитеты һәм Халык комиссарлары советы “РСФСРда Дәүләт янгын күзәтчелеге органнары турында нигезләмә “ кабул итә, һөнәри бәйрәм өчен менә шул вакыйга башлангыч итеп кабул кылынды.
Федераль дәүләт янгын күзәтчелеге органнарында 14 меңнән артык кеше хезмәт итә. Ел саен алар тарафыннан төрле объектларда 750 меңнән артык янгын куркынычсызлыгына контроль чарасы үткәрелә, 5 миллионлап янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәмәү очраклары табыла һәм аларны бетерергә тәкъдим ителә.