Бурсык авылында юл ачу тантанасы.

2014 елның 18 июле, җомга
 

17 июль көнне  Бурсык  авылында   юл ачу  тантанасы   булып  узды.Юл ачуда

– Татавтодорның  Минзәлә  филиалы директоры Самигуллин   Марат   Марс   улы

- Татарстан юллар оешмасының юлларның сыйфатын тикшерүче һәм эшләрне кабул итү бүлеге җитәкчесе -Хакимов  Илһам  Рамазан  улы;

 - куратор -Фардиев  Камил  Наил  улы;

 - участок  җитәкчесе  - Шарипов  Фәнис  Фангил  улы;

  – участок җитәкчесе  урынбасары -Шарипьянов Нияз  Илфак улы;

 - Актаныш юллар оешмасы генераль директоры киңәшчесе  -Салихов  Фәрит  Муллагали  улы;

–төзелеш һәм  инфраструктура буенча  Актаныш  муниципаль   район башкарма комитеты җитәкчесе  урынбасары Гарипов  Руслан  Илүс  улы  катнашты һәм чыгыш  ясады.

Тантана  оешкан  төстә  бик  матур  һәм  бик  күңелле үтте. Бәйрәмдә  бик күп  авыл  халкы  катнашты. Бурсык  халкын  шушы  зур  бәйрәм белән  котлау  өчен  Актанышның  “Агыйдел”  җыр һәм бию  ансамбле  кызлары  һәм егетләре  килде. Алар  Бурсык  авыл халкына  килгән  кунакларга  үзләренең  матур-матур җырларын  бүләк  иттеләр.

 Мәсәде  авыл  җирлеге  башлыгы  Мингазетдинова Флүрә  Риф  кызы   юл  төзүдә  үзләренннән  өлеш  керткән  барлык    оешма җитәкчеләренә  рәхмәтләрен  җиткерде. Авыл  халкы  исеменнән Камалов  Галимҗан  абый, Нуриахметова  Фәнисә  апа, Нургалиева  Ләлә  апа  һ.б.лар  юл  төзүдә катнашкан барлык кешеләргә  үзләренең  шатлыклы ,сөенечле  рәхмәтләрен җиткерделәр.

Шатлыкның  иге-чиге юк! Бурсык  авылында  яшәүчеләр дә елның теләсә кайсы вакытында тыныч күңел  белән чыгып  китә һәм кайтып керә торган  юллы  булдылар.

Күп  миллионнарга   төшкән асфальт  юл,  сыйфатын      югалтмыйча, авылыбыз халкына  озак еллар хезмәт  итсен. Хәерле, хәвеф- хәтәрсез юллар булсын!

Бурсык авыл  китапханәчесе Нуриәхмәтова Рәйсә

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International