Актанышта “Мәк” операциясе

2014 елның 18 июле, җомга

Татарстанның хокук саклау органнары Яшел Үзән, Әлмәт, Бөгелмә һәм Балык Бистәсе районнарында наркотик матдәләр ясау өчен дип утыртылган киндер кырларын ачыклаган. Шунысы мөһим, бу эштә полиция хезмәткәрләренә, беренче чиратта, халык ярдәм итә икән.

 
 

Бер ай чамасы элек Татарстанның наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту идарәсе республикада “Мәк-2014” россиякүләм профилактика операциясе игълан иткән иде. Бу чараның максаты – наркотик матдәле үсемлекләр үстерү урыннарын ачыклау, алардан ясалган наркотикларның законсыз әйләнешен кисәтү.

 

Тәҗрибә күрсәткәнчә, наркотикның бу төре белән көрәшүдә әлеге операциянең әһәмияте шактый зур. Мәсәлән, 2011 елда республикада бу чара кысаларында хокук саклау органнары тарафыннан үсемлектән ясалган 546 килограмм наркотик матдә алынган булса, быел әлеге сан 4,5 тоннага җиткән. Бу – барлыгы 2 гектар мәйдан (!) дигән сүз.

 

Наркотик матдәле үсемлекләр белән көрәшне, беренче чиратта, республика районнарында җәелдерү таләп ителә, чөнки авыл җирлегендә гомер итүче халык бу үсемлекләрнең зыяны турында һаман да белеп бетерми. Шуңа күрә берникадәр вакыт элек район башлыкларына мәк һәм киндер белән бәйле вәзгыятьне шәхси контрольгә алырга боерылды да инде. Соңрак исә бу эшкә җирле үзидарә башлыклары, авыл хуҗалыгы җитәкчеләре һәм фермер хуҗалыклары да кушылды. Әлеге наркотик матдәле үсемлекләргә игътибар итмичә, аларны тиз арада юкка чыгару буенча махсус чаралар күрмәгән кешеләргә исә 300 мең сумга кадәр адмиминстратив штрафлар каралды.

 

Шушы көннәрдә исә киндергә аеруча “бай” районнар исемлеге дә билгеле булды. Әлмәт, Бөгелмә, Балык Бистәсе һәм Яшел Үзән районнары әнә шундыйлардан. Полиция хезмәткәрләре биредә әфьюнле үсемлекләр үскән урыннарны аерым-аерым гына ачыклап калмаган, ә зур-зур киндер кырларын эзләп тапкан.

 

Әлеге үләннең иң зур чыганагы Әлмәттә табылган. Ташландык җир биләмәсе янында үскән киндер авыл җирле үзидарәсе тарафыннан юкка чыгарылган. Полиция хезмәткәрләре исә 3 тоннага якын тыелган үләнне кулга төшергән. Озак та үтми, шул урыннан ерак түгел тагын бер шундый мәйдан барлыгы ачыкланган. Биредә исә наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту органнары 600 килограмм әфьюнне юкка чыгарган.

 

Соңгы елда полиция хезмәткәрләренә наркотик матдәле үсемлекләр белән көрәш эшчәнлегендә җирле халык аеруча ярдәм итә башлаган. Алар аноним рәвештә наркотикларга каршы көрәш идарәсенә шалтырата һәм киндер, мәк, марихуана үскән урыннар турында хәбәр итә. Мәсәлән, күптән түгел генә Бөгелмә районында шундый очрак теркәлгән. Биредә ышаныч телефонына махсус хәбәр килеп ирешкән. “Ташландык бина янында бер ир-ат йөри һәм ниндидер үлән җыя”, - дип хәбәр ителә. Хокук сакчылары исә шунда ук әлеге урынга ашыга. Нәтиҗәдә, алар 31 яшьлек ир-атны кулга алуга ирешә. Бу вакытта аның кулында ике капчык марихуана булган икән. Бу кеше 10 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителергә мөмкин.

 

Әлеге очракларны истә тотып, полиция хезмәткәрләре Татарстан халкын игътибарлы булырга чакыра. Әгәр дә сез наркотик матдәле үсемлекләр үскән урыннар турында хәбәрдар икән, түбәндәге ышаныч телефонына шалтыратыгыз: 8- (843) 273-43-45

www.tatar-inform.ru
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International