17 июль көнне Мәсәде җирлегенең Бурсык авылында яше-карты сөенечләре белән уртаклашырга ашыкты – республика юл программасы кысаларында 2950 метр озынлыгындагы асфальт юл тантаналы ачылып, халыкка хезмәт күрсәтә башлады.
Мәдәният учагы, мәктәп, фельдшер-акушерлык пунктына да асфальт килгән. Тантанада “Татавтодор” оешмасының Минзәлә филиалы директоры Марат Сәмигуллин катнашты.