ЯҢАЛЫКЛАР


5
гыйнвар, 2015 ел
дүшәмбе
 4гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасына багышлап, мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай бүләгенә дзюдо спорт төре буенча бәйге булып узды. 

 26 нчы декабрь көнне безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә барлык укучыларның көтеп алган зур бәйрәме – Яңа ел узды. Чара 2сменада үтте. 1 смена – башлангыч һәм 5нче сыйныфлар өчен. Анда балалар төрле костюм, маскалар киеп чыгыш ясадылар,  җыр-биюләр,  кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар. 2 сменада 6-9 нчы сыйныф  укучылары төрле илләргә сәяхәт иттеләр, аларның Яңа ел үткәрү традицияләре белән таныштылар, шулай ук күңелле уеннар, конкурсларда катнаштылар. 

24 декабрь көнне безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең укучылары Фәррахова Таңсылу һәм Рәшитова Айгөл (Яңа Балтач филиалы)  Яр Чаллы шәһәрендә  ОАО "РИТЭК" тарафыннан үткәрелгән Яңа ел бәйрәмендә күңел ачып кайттылар.  


4
гыйнвар, 2015 ел
якшәмбе
1нче гыйнвар көнне  сәгать  10:00  Иске Байсар мәдәният йортында балалар ёлкасы үткәрелде. 
30нчы декабрь конне Иске Байсар мэдэният йортында Бал-маскарад оештырылды.
30нче  декабрь конне, Иске Байсар авылында тройкалар чыгышы булды.
28 нче декабрь конне, Яна Байсар авыл клубында "Хуш киләсең Яңа ел бәйрәме" үткәрелде. 

3
гыйнвар, 2015 ел
шимбә

3, 4, 5, 8, 9, 10 һәм 11 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре гадәти режимда эшли

3 гыйнвар көнне Актаныш муниципаль районында спорт һәм сәламәтлек декадасына багышлап, мәктәп укучылары арасында Кыш Бабай бүләгенә шахмат бәйгесе булып узды. 
Актанышта иртәгә дзюдо буенча турнир булучак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International