ЯҢАЛЫКЛАР


2
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Актанышта балалар иҗат үзәгендә шахмат уеннары буенча турнир булачак.

31
декабрь, 2014 ел
чәршәмбе

Хөрмәтле райондашлар!

 Бер ел элек без 2014 елны зур хыяллар, олы максатлар белән каршылаган идек, менә инде ул азагына да якынлашты. Шатлык-куанычлары да, борчу- мәшәкатьләре дә күп булгандыр, әмма районыбыз халкы аны үзенең тырыш хезмәте, түзем-сабыр холкы, бер-берсенә карата ихтирам-хөрмәте белән уздырды.

30 декабрь көнне Актаныш районының "Бүләк" чаңгы трассасында Кыш  Бабай бүләгенә чаңгы ярышы булып узды.

30
декабрь, 2014 ел
сишәмбе
29 декабрь көнне Актанышта 36 фатирлы йорт һәм 7 шәхси йорт тапшырылды

29 декабрь көнне үзәк чыршы янында  Актаныш районы оешма - предприятияләре Яңа елга багышлап сценарийлар буенча чыгышлар ясадылар.  Һәрбер оешманың сәхнәләштерелгән тамашалары  эчтәлекле, кызыклы булды, аларның маскалары һәм тудырган образлары да матур иде.  Сценарийлар буенча Актаныш районының 12 оешмасы чыгыш ясады.  

29 декабрь көнне Актанышның Ленин паркы каршындагы мәйданда машиналар парады булып узды.

29
декабрь, 2014 ел
дүшәмбе
Үзәк район хастаханәсенең 2015 елның гыйнвар аендагы бәйрәм көннәрендә эш графигы
Хөрмәтле сайтка керүчеләр!

 Актаныш муниципаль сайтының дизайны үзгәрде. Әлеге үзгәрешләргә бәйле рәвештә, сайтның яңа дизайны һәм эчтәлеге буенча Сезнең тәкъдим һәм күрсәтмәләрегезне көтеп калабыз. Сезнең өчен нәрсә кызыклы, нинди өстәмәләр кертергә була?


28
декабрь, 2014 ел
якшәмбе
26 декабрь көнне Актаныш районының "Дулкын" бассейнында йөзү буенча “Бердәм Россия” партиясе җирле  Актаныш бүлеге призларына Яңа ел алды ярышы булып узды.   Бәйгедә  65  спорт сөюче көч сынашты.

27 декабрь көнне Актанышта авыл җирлекләре арасында тройкалар бәйгесе булып узды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International