26 декабрь көнне Актаныш районының "Дулкын" бассейнында йөзү буенча “Бердәм Россия” партиясе җирле Актаныш бүлеге призларына Яңа ел алды ярышы булып узды. Бәйгедә Мөслим, Актаныш һәм Илеш (Башкортостан Республикасы) районнарыннан 65 спорт сөюче көч сынашты. Яшь спортчылар үзләренең сәләтләрен төрлечә күрсәттеләр. Җиңүне түбәндәгеләр яулады:
егетләр (2000 елгы һәм өлкәнрәк) Галимянов А., Хадеев И., Шәймәрданов Р., Бакиров А., Хуҗин А., Гафаров А.
кызлар (2001 елгы һәм өлкәнрәкләр) Хисматуллина Э., Батыршина Ч.
егетләр (2001 - 2003 елгы) Гараев И., Ногманов Рәмис, Ногманов Радик.
кызлар (2004 елгы һәм кечерәк) Шәйхетдинова З., Сафина З., Мөхәметдинова Л., Хуҗәтова Э., Ильясова И.
малайлар(2004 елгы һәм кечерәк)Харисов Р., Гильмуллин З., Галеев А., Хуҗин Г.