Актаныш районы оешма - предприятияләрнең Яңа елга багышлап сценарийлар буенча чыгышлары

2014 елның 30 декабре, сишәмбе

29 декабрь көнне үзәк чыршы янында  Актаныш районы оешма - предприятияләре Яңа елга багышлап сценарийлар буенча чыгышлар ясадылар.  Һәрбер оешманың сәхнәләштерелгән тамашалары  эчтәлекле, кызыклы булды, аларның маскалары һәм тудырган образлары да матур иде.  Сценарийлар буенча Актаныш районының 12 оешмасы чыгыш ясады.  

 Чыгышлар тәмамлангач, Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Шәмсунова Ландыш нәтиҗәләрне игълан итте.

Сценарийлар буенча  оешмаларның сәхнәләштерелгән тамашаларына нәтиҗәләр:

1 урын -  Актаныш районының технологик техникумы;

2 урын -  Актанышның 1 нче санлы урта мәктәбе;

3 урын -  1 нче санлы  “Умырзая” балалар бакчасы.

Оешма-предприятияләрнең территорияләре бизәлешенә нәтиҗәләр:

1 урын – ООО “Газстройсервис”;

2 урын – 2нче санлы Актаныш урта мәктәбе;

3 урын – “Сбербанк” Актаныш бүлекчәсе.

Иң үзенчәлекле, зәвыклы итеп үз территорияләрен бизәгән һәм актив катнашканнары өчен  1нче санлы Актаныш урта мәктәбе,  Актаныш гимназия-интернаты һәм “Актаныш МНКТ” оешмалары Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаевның Рәхмәт хаты белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International