6 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар белән Иҗат үзәге хезмәткәрләре күңелле маҗаралы уеннар, төрле кызыклы ярышлар оештырдылар.
2014-2015 уку елының беренче яртыеллыгы тәмамланды. Без Яңа елны 5 отличник, 38 ударник белән каршы алдык. Уку, спорт буенча да уңышларыбыз күп. Гарипова Г. (8класс) экология һәм татар теле буенча үткәрелгән фән олимпиадаларында җиңүче булды, хәзер республика турына әзерләрнә. Хәлимов Р. (8класс), Шәмсиеа А. (8класс) - спорт буенча, Гарипова Г.(8класс), Нәгыймова Л.(9класс), Мәрданова Я. (6класс) – фән буенча республикакүләм призлы урыннарга ия, ә Хазиев Б. (9класс), Нуретдинова А.(9класс), Гафарова Г. (7класс), Фазлыев Н. (6класс), Барыева И. (6класс), Фазлыев Г. (5класс) районкүләм спорт һәм фән бәйгеләрендә җиңүчеләр булды.
Укучыларыбызга алдагы елда тагын да зур уңышлар телибез !
25 Декабрь – совет солдатларының Әфганистан җиренә керүләренә 35 ел тулган көн. Шул уңайдан безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә дә чаралар узды. Китапханәче Хәлимова Л. “Әвганистан – йөрәк ярасы” дигән исем астында чара, ә ОБЖ укытучысы Газизов Г. 7-9нчы сыйныф егетләре арасында төз атучылар ярышы үткәрде.