5 гыйнвар көнне “Бүләк” чаңгы трассасында администрациядә эшләүчеләр арасында чаңгы буенча ГТО нормативлары тапшыру булып узды. Спорт чарасында Актаныш муниципаль районы Башлыгы Фаил Камаев һәм Актаныш муниципаль районы Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев та катнаштылар. Чаңгыда йөрү барлык катнашучыларга да ошады һәм күтәренке кәеф бүләк итте.