6 гыйнвар көнне Балалар иҗат үзәгендә тәрбиягә алынган балалар өчен Яңа ел бәйрәме үткәрелде. Балалар белән Иҗат үзәге хезмәткәрләре күңелле маҗаралы уеннар, төрле кызыклы ярышлар оештырдылар.
Бәйрәмдә балаларны, ата-аналарны Актаныш муниципаль районы башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәcьәләләр буенча урынбасары Ландыш Шәмсунова тәбрикләде. Ул тәрбиягә бала алып үстерүне асылда зур батырлык икәнен билгеләп үтте, һәр баланың җәмгыятебезнең лаеклы гражданы булып үсүен теләде.
Чарада Актаныш муниципаль районы башкарма комитетының опека һәм попечительлек бүлеге җитәкчесе Гөлүзә Хәертдинова да катнашты. Ул да балаларны һәм ата-аналарны бәйрәм белән котлады, үзенең изге теләкләрен җиткерде.
Барлык чыршы янында күңел ачу барышында катнашкан балаларга хакимиятнең бүләкләре тапшырылды.