3 гыйнвардан Татарстанда почта бүлекләре эшли башлый

2015 елның 3 гыйнвары, шимбә

3, 4, 5, 8, 9, 10 һәм 11 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре гадәти режимда эшли

 Татарстан Республикасының “Татарстан Республикасының бәйрәм көннәре һәм истәлекле даталар турындагы” Законның 1 матдәсе нигезендә 2015 елның 1, 2 һәм 7 гыйнвар республикада ял көннәре, дип игълан ителде, шуңа күрә бу көннәр почта элемтәләренең барлык бүлекләре өчен ял көннәре була.
6 гыйнварда Татарстанның почта элемтәсе бүлекләре график буенча эш көне 1
сәгатькә кыскартылган режимда эшләячәк.
3, 4, 5, 8, 9, 10 һәм 11 гыйнварда почта элемтәсе бүлекләре гадәти режимда эшли, дип белдерелә ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы матбугат хезмәтендә.

  Казан «Татар-информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International