26 нчы декабрь көнне безнең Иске Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә барлык укучыларның көтеп алган зур бәйрәме – Яңа ел узды. Чара 2сменада үтте. 1 смена – башлангыч һәм 5нче сыйныфлар өчен. Анда балалар төрле костюм, маскалар киеп чыгыш ясадылар, җыр-биюләр, кызыклы уеннар уйнап күңел ачтылар. 2 сменада 6-9 нчы сыйныф укучылары төрле илләргә сәяхәт иттеләр, аларның Яңа ел үткәрү традицияләре белән таныштылар, шулай ук күңелле уеннар, конкурсларда катнаштылар.