ЯҢАЛЫКЛАР


21
гыйнвар, 2015 ел
чәршәмбе

Чалманарат мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Исрафилова Әлфия  “Сыйныф җитәкчесе – 2015” конкурсының мәктәп этабында җиңүче булды. 21 январь көнне  Әлфия Рафаеловнаның эше район этабына тәкъдим ителде. 

Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, сугыш хатирәләре тоныкланмый. Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас.

Артем Хохорин Идел буе мөселманнары өчен исламның традицион булмаган агымы таралу куркынычы әле һаман яшәвен белдерә

Сәфәр мәктәбе укучылары республикада узган спорт ярышларында да  уңышлы чыгыш ясый. Узган атнада шундый ярышларның берсе Зәй шәһәрендә үткән иде.  “Саф”  хуҗалыгы җитәкчесе Андерьянов Илфат ярышта катнашу өчен акчалата ярдәм итте. Мәктәп коллективы исеменнән аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Саулык-сәламәтлек, эшендә уңышлар телибез.

Аеруча Чирмешән, Менделеевск һәм Мөслим районнарында хәлләр мөшкел

19 январь көнне Казан шәһәрендә мәгърифәт хезмәткәрләре өчен республика семинары булып узды.
Киров урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары "Мы рисуем дружбу" темасына районда үткәрелгән конкурста җиңүчеләр булдылар.
22 гыйнвар көнне Әлки районында яшәүчеләргә төрле министерство һәм идарә тармагы белгечләреннән югары квалификацияле юридик ярдәм алу мөмкинлеге булачак.
17 гыйнвар көнне Актаныш районында, Р.Г.Мостафин истәлегенә багышланган, “Актаныш, туган ягым” исемле фотоконкурс игълан ителде.

Югары Яхшый мәктәбенең тарих укытучысы  Нәбиева Гөлнара  “Ел класс җитәкчесе” конкурсына катнаша. Хезмәттәшебезгә уңышлар телибез.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International