ТРның кайбер районнарында сыердан 5 килограмнан бераз гына артык сөт савып алалар

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

Аеруча Чирмешән, Менделеевск һәм Мөслим районнарында хәлләр мөшкел

Татарстанның кайбер районнарында бер сыердан 5 килограмнан артык сөт алалар. Бигрәк тә Чирмешән, Менделеевск һәм Мөслим районнарында хәлләр аеруча мөшкел, дип хәбәр иттеләр ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан.

Чирмешән һәм Менделеевск һәм районнарында бер сыердан тәүлегенә 5,4 кг, Мөслимдә 5,8 кг, Спас һәм Тәтештә  8 кг, Минзәләдә 8,5 кг сөт савалар.  Мамадыш районы терлекчеләре югары күрсәткечләргә ирешә: анда бер сыердан тәүлегенә 18,3 кг продукция алалар, Әтнәдә 18,2 кг, Сабада 16,8 кг, Балтачта 16,2 кг сөт савыла.

Узган тәүлектә Татарстанда 2857,5 тонна сөт савылган, бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда,122,3 тоннага күбрәк дигән сүз. 

Казан, «Татар – информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International