Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 70 ел узса да, сугыш хатирәләре тоныкланмый. Дошманга күкрәк киереп каршы торган, изге җиребезне саклап, аның иминлеге өчен гомерләрен дә кызганмаган каһарманнар һичкайчан онытылмас. Шул уңайдан Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбендә төрле чаралар үткәрелә, бәйрәмгә әзерлек эшләре темп ала. Бүген 8,9 классларның класс җитәкчесе Галимзянова Раушания Сайфулла кызы “Бөек җиңү гасырларда яшәр” дигән темага сыйныф сәгате үткәрде. Бу чара балаларда патриотизм хисләре, өлкәннәргә хөрмәт тәрбияләүдә тагын бер адым.