20-22 нче гыйнвар көннәрендә Казанда рус теле буенча, 21-23 нче гыйнвар көннәрендә сәнгать (МХК) фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш районы данын муниципаль тур җиңүчеләре, Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 9а сыйныф укучысы Авзалова Юлия (укытучысы Белоусова М.И.) һәм 10 б сыйныф укучысы Халирахманов Динар (укытучысы Миршарипова Т.К.) рус теленнән, 8а сыйныф укучысы Загретдинов Рузиль (укытучысы Муталлапова Э.З.) сәнгать (МХК) фәне буенча яклаячак. Аларга уңышлар телибез.