ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
Район алдынгылары бәйрәме 28 гыйнварда “Актаныш” спорткомплексында оештырыла. Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев райондашларны, хезмәт уңганнарын бәйрәм белән котлады.

22 нче январь көнне информатика фәне буенча үткәрелгән “Йөзгә – бер” интеллектуаль уены  6 нчы класс укучыларына бик тә ошады. Кызлар һәм егетләр командалары “Гади уен”, “Икеләтелгән уен”, “Өчләтелгән уен”, Кире уен”, “Зур уен” этапларын үттеләр. Егетләр командасы зирәгрәк булып чыкты. Молодцы, егетләр! Уен укучыларда информатика фәненә зур кызыксыну уятты.

Мари-Суксу мәктәбендә актив рәвештә "Йолдызлык 2015" фестиваленең район этабына әзерлек бара. Укучылар теләп һәм сөенеп шөгыльләнәләр.

22
гыйнвар, 2015 ел
пәнҗешәмбе

Аның ярдәмендә программага кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин.

2015 елның 22 гыйнварында Тат.Ямалы мәктәбенең башлангыч класс укучылары Кирам Сатиев музеенда булдылар. 
Бүген, 22 гыйнвар көнне, башлангыч сыйныф укучылары арасында "Тургай" конкурсының мәктәп этабының сайлау туры үтте.
Бөек Җиңүнең 70 еллыгын каршылап,  мәктәпнең "Туган якны өйрәнү музее" фойесына  "Хәтердә ул көннәр..." темасы астында стенд эшләнде. Бөек Ватан сугышы елларына багышланган материаллар күргәзмәсе урнаштырылды.
Бүген Киров урта гомуми белем бирү мәктәбендә чыгарылыш сыйныф укучыларының ата-аналары  белән җыелыш уздырыла.
Мәктәптә ата-аналар җыелышлары үтә. Кичә 21 гыйнвар көнне башлангыч сыйныф укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды.
21 январь көнне 11А сыйныфында ана-аналар жыелышы уздырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International