ЯҢАЛЫКЛАР


23
гыйнвар, 2015 ел
җомга
  21 январь көнне технологии укытучысы Корбанов К. 7А-7Б сыйныф укучылары белән "Электр приборлары" темасына ачык дәрес үткәрде.
22 январь көнне 1Б сыйныфында ачык ишекләр көне булып узды.
Кичә гимназия-интернатта 2015 нче елда физика фәнен сайлаучылар арасында БДИ үтте.
"Физикадан иң яхшы методик эшкәртмәләр" район бәйгесендә физика укытучысы А.Ямалова "Физикадан иң яхшы традицион дәрес" номинациясендә III урынга ия булды.
Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбендә "Балалар Җиңүне ясый" рәсем конкурсына йомгак ясалды.
Киров урта мәктәбе укучылары "Дети рисуют Победу" конкурсына рәсемнәр җибәрделәр.
Аттестация нәтиҗәләре буенча Аккүз мәктәбеннән 3 укытучы үзләренең квалификацион категорияләрен күтәрделәр. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы З.Әхмәтова, информатика һәм МКТ укытучысы Д.Шәвәлиев - югары квалификацион категориягә, биология укытучысы Н.Гилванова - I квалификацион категориягә ия булдылар.

Шушы көннәрдә  татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гарипова Әнүдә 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Математика, информатика һәм физика атналыгы кысаларында 5 һәм 7 классларда “Своя игра” дип аталган интеллектуаль уен узды. Кызыклы һәм мавыктыргыч узган математик уен түбәндәге нәтиҗә китерде: 5 класс - 1 урында «Умники» командасы, 2 нче урын – «Ялкын», 3 нче урын– «Победа»; 7 класс – 1 урында «Математики» командасы, 2 нче урын- «Умники», 3 нче урын – «Великолепная четверка».  Командаларны котлыйбыз һәм киләчәктә зур уңышлар телибез!!!
Район алдынгылары бәйрәме 28 гыйнварда “Актаныш” спорткомплексында оештырыла. Шул уңайдан муниципаль район башлыгы Фаил Камаев райондашларны, хезмәт уңганнарын бәйрәм белән котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International