“Россия гаиләсе өчен торак” программасы буенча “кайнар линия” эшли башлады

2015 елның 22 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Аның ярдәмендә программага кагылышлы сорауларга җавап алырга мөмкин.

“Эконом класслы торак алуга кемнәр дәгъва кылырга мөмкин?”, “Россия гаиләсе өчен торак” программасы кайсы төбәкләрдә тормышка ашырыла?”, “Программада катнашучыларга ипотека кредитын каян алырга була?”. Программага бәйле шундый һ.б сорауларны on-line режимда бирү мөмкинлеге булдырылды.

Бу хакта ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Искәртеп үтәбез: «Россия гаиләсе өчен торак” программасы сайтында Россиянең теге яки бу төбәгендә, шул исәптән Татарстанда, «Россия гаиләсе өчен торак” программасын тормышка ашыру баскычлары хакында актуаль мәгълүмат тупланган. Шулай ук төбәкләрдәге һәр торак төзелеше проекты белән дә танышырга була. Моннан тыш, аерым төзелеш эшләрен башкаручы оешмалар һәм программада катнашучы гражданнарның реестрларын алып бару өчен җаваплы булган оешмалар белән элемтәгә керү мөмкинлекләре дә күрсәтелгән.

Казан, «Татар – информ»

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International