Бөтенрәсәй олимпиадасының региональ туры

2015 елның 21 гыйнвары, чәршәмбе

20-22 нче гыйнвар көннәрендә Казанда рус теле буенча, 21-23 нче гыйнвар көннәрендә сәнгать (МХК) фәне буенча Бөтенроссия олимпиадасының региональ туры үтәчәк. Актаныш районы данын муниципаль тур җиңүчеләре, Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе 9а сыйныф укучысы Авзалова Юлия (укытучысы Белоусова М.И.) һәм 10 б сыйныф укучысы Халирахманов Динар кытучысы Миршарипова Т.К.) рус теленнән, 8а сыйныф укучысы Загретдинов Рузиль (укытучысы Муталлапова Э.З.) сәнгать (МХК) фәне буенча яклаячак. Аларга уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International