Сәфәр мәктәбе укучылары республикада узган спорт ярышларында да уңышлы чыгыш ясый. Узган атнада шундый ярышларның берсе Зәй шәһәрендә үткән иде. “Саф” хуҗалыгы җитәкчесе Андерьянов Илфат ярышта катнашу өчен акчалата ярдәм итте. Мәктәп коллективы исеменнән аңа чиксез рәхмәтебезне белдерәбез. Саулык-сәламәтлек, эшендә уңышлар телибез.