ЯҢАЛЫКЛАР


15
февраль, 2015 ел
якшәмбе
“Бердәм Россия” партиясе депутатлары һәм “Яшь гвардия” активистлары Татарстанда кулланучылар кәрзине бәясен тикшерде. Рейд экономкласс кибетләрендә узды, дип хәбәр итә “Бердәм Россия” БСП ТТБ мәгълүмат үзәге.
Иске Сәфәр авылында гомер итүче Фәрсиева Рәйсә Яппар кызына  15 февральдә  90 яшь тулды.  
14 февраль-'эчке тойгыларны,йөрәк түрендәге иң саф хисләрне  бердәнбереңә аңлату өчен менә дигән форсат.  Уразай яшьләре бу көнне"Һәрбер йөрәк аны яңарта..." исеме астында бәйрәм үткәреп  узара дуслыкларын ныгыттылар,күңел ачтылар.

14
февраль, 2015 ел
шимбә
ЗАГС бүлегендә бүген, 14 февральдә  Ачык ишекләр көне үткәрелде. Очрашуның кунаклары – 1 санлы  Актаныш  урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары
Бүген Бурсык мәктәбендә Әлифба бәйрәме үтте.
Бурсык мәктәбендә изге Валентин көненә карата чара үтте.
14 нче февраль көнне Яңа Әлем авыл җирлегендә ГТО нормалары тапшыру үткәрелде.
14 февраль Уразай авыл җирлеге "Бер,ике.өч...Безнең кулда көч!" исеме астында спорт бәйрәме үткәрде. Ярышта  биш команда көч сынашты.Куян авылы командасы беренче урын,мәктәп командасы икенче,авыл советы командалары  өченче урын алдылар.Җиңүче Куян авылы командасына  җирлегебезнең спорт остасы Васил Каюм улы Сарваров истәлегенә булдырылган кубокны Васил абый үзе тапшырды.
Хаҗиев Айдар тантаналы рәвештә РФ гражданины булды. Котлыйбыз Айдар!
Кышкы спартакиада тәмамланды . Иске Кормаш командасы  9 нчы урында. Остазлары Газизов Илдус Нәҗип улы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International