"Бер,ике.өч... Безнең кулда көч!"Уразайда спартакиада.

2015 елның 14 феврале, шимбә
14 февраль көнне Уразай авылы җирлегендә " Бер.ике,өч...Безнең кулда көч!" исеме астында спорт бәйрәме булып узды.Җирлекнең биш командасы көч сынашты.Чаңгы,теннис.мылтыктан ату,шахмат,кул көрәштерү,гер күтәрү,армспорт ,аркан тартышу  кебек ярышларда хатын-кызлар,ир-егетләр көч алышты.Җирлекнең Куян авылы командасы авылдашлары,спорт остасы ,Васил  Каюм улы истәлегенә булдырылган кубокка хуҗа булдылар.Мәктәп командасы ике,Авыл Советы командасы  өченче урынга лаек булдылар.Җиңүчеләр акчалата бүләк һәм грамоталар белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International