Фәрсиева Рәйсә Яппар кызына 15 февральдә 90 яшь тулды

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

Иске Сәфәр авылында гомер итүче Фәрсиева Рәйсә Яппар кызына  15 февральдә  90 яшь тулды.  Рәйсә Фәрсиева сугыш чорында, аннан соңгы елларда колхозда тырыш хезмәтен куя, замандашлары кебек үк ачлыгын да, ялангачлыкны да үз җилкәсендә татый. Ире – Бөек Ватан сугышы ветераны – Муллаян Фәрсиев белән алар 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Матур, үрнәк гаилә булып 60 елга кадәр бергә яшәгәннәр. Тик, кызганычка каршы, Муллаян абыйга Бөек Җиңүнең 70 еллыгын күрергә насыйп булмаган, 2006 елда мәңгелеккә күзләрен йомган.

Бүгенге көндә Рәйсә әби Иске Сәфәр авылында кызы Рәзилә тәрбиясендә яши. Рәйсә әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район Советы рәисе урынбасары Илфак Бариев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын, Актаныш муниципаль район башлыгы бүләген тапшырды. Иске Сәфәр авыл җирлеге башлыгы Ришат Фарсыев та Рәйсә апага изге теләкләрен юлларга килгән. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International