ЯҢАЛЫКЛАР


16
февраль, 2015 ел
дүшәмбе

Чалманарат төп гомуми белем бирү мәктәбенең 5,6  класс укучылары Имамов Сирин, Гараев Фирзәр, Булатов Шәфкат, Исаева Эльза, Шарипянова Язиләләр математика фәненнән бөтенроссия предмет олимпиадасында катнаштылар.

2015 елның 13 февраленә Татарстан Республикасында 309,7 мең кв.м торак файдалануга тапшырылган, бу еллык планның 12,9 процентын тәшкил итә.
14 февраль  көнне Такталачык  авыл җирлегендэ биш авыл  җирлегенең  зона хоккей  ярышлары узды.

Татар Суксы авыл җирлеге   яшьләре коммандасы 1 урынга лаек булдылар.Әфәрин егетләр!

Бүген, хәрби-патриотик айлык кысаларында, "Ягез әле, егетләр!" дигән чара-бәйге булып узды.
Байсар урта мәктәбе яңалыклары
Башлангыч класс укучылары "Башлангыч класс укучылары арасында иң яхшы эзләнүле-проект эше" район конкурсында катнашалар.

2015 нчы елның 15 нче февралендә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуларына 26ел. Әфган сугышы…Төзәлмәслек күңел ярасы булып, бик күп яшь егетләребезнең гомерен өзеп, тарихка кереп калды.   Яңа Кормаш авылыннан Әфган мәхшәрен безнең авылның биш егете кичеп чыкты: Хафизов Илдар, Хафизов Азат, Мирзаһитов Рафак, Салахов Дилүс һәм Айдар Акмалов. Һәр елның 15 февралендә әфганчыларны искә алу, хөрмәтләү чаралары үткерелә. Әфганстан сугышында алган яралардан 36 яшьтэ гомере өзелгән авылдашыбыз Хафизов Илдарны искә алу кичәсе дә инде унынчы  тапкыр үткерелә.14 февраль  көнне  Яңа Кормаш авылында Әфган сугышы ветераны, авылдашыбыз, Яңа Кормаш авылы егете Илдар Хафизов призына ир-егетлэр һәм хатын-кызлар арасында шахмат-шашка турниры үткәрелде. Әлеге көнне авылның яше-карты чара булачак бинага– мэнэният йортына җыелды.Быелгы ярышларда катнашу өчен Татар  Суксуы, Чалманарат, Адай, Иске Кормаш авылларыннан, Актаныш, Минзәлә, Мөслим районнарыннан, Чаллы шәһәреннән бик күп егет-кызлар җыелган иде.Турнир мәктэп укучыларынын  сәхнә чыгышлары белән башланып китте. Яңа Кормаш авылының яше-карты, билгеле ел саен бу чарада актив катнаша. Мәдәният йортында җыелган халык уенчыларның көч сынашуын зур кызыксыну белән күзәтте. Ниһаять, өч сәгатьтән артыкка сузылган ярышлар тәмам.

  Укучылар, яшьлэр, зурлар арасында җиңүчеләр аерым билгеләнде. Ярышларның баш судьясы авылдашыбыз Фәхим Галимов, ә шашка буенча аның ярдәмчелэре Марат Хәбибуллин һәм Хатип  Зиязетдиновлар иде.   

  Ир-егетләр арасында шахмат буенча 1 урында Нигъматуллин Айдар (Актаныш), 2 урында-Гибадуллин Фәркуҗан(Чалманарт), 3 урында-Габдрахманов Илдар(Чалманарат).

  Мәктәп яшендәге кызларыбыз да шахмат уеның яратуларын исбатлады. 1 урында-Рүзилә Гәйнетдинова(2санлы Актаныш урта мәктәбеннән),2 урында-Гиләҗева Роза (Актаныштан),3 урында-Газетдинова  Айгөл ( Тат.Суксу мәктәбе укучысы)

  Укучы егетлэр арасында Нигъматуллин Аалмаз (Актаныш) 1 урынны,күчмә кубок иясе, 2 урында-Зиязетдинов Камил (Яңа Кормаш), 3 урында- Адиев Айзат (Яңа Кормаш).

  Шашка ярышында уйнаучылар саны да шактый булды.

 Кечкенэ балалар арасында 1 урында - Зарипова Алинэ (балалар бакчасыннан), 2 урында –Нуртдинов Сәйдәш, 3урында –Хафизов Айназ(Икесе дэ Яңа Кормаш мәктәбеннән).

   Өлкән укучылар арасында 1 урында- Шәйхразиева Сәрия, 2 урында- Хафизов Айнур, 3 урында- Камалова Резеда (Минзэлэ районыннан).

  Ирләр арасында 1 урында Хафизов Ришат, шулай ук күчмә Кубок иясе, 2 урында- Илдаров Альберт, 3 урында-Камалов Энвэр ( Минзэлэ районынан).

   Иң яшь уенчы- Шаймарданова Айгөл  Айзат кызы, иң өлкән уенчы –85 яшьлек Мөнәвир хәзрәт Миркасимов лар.

  Хатын – кызлар арасында 1 урында Аскарова Тәржимэ (Иске Кормаштан).,2 урында- Вәлиева Тамара,3 урында- Закирҗанова Фәнисә. Авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисов  уенчыларны җиңүләре белән котлап, һәркайсына бүләкләр һәм Грамоталар тапшырды.

   Аерым зур рәхмәтебезне ярышларның баш судьясы шахмат буенча Россия Федерациясе чемпионы Фәхим Галимовичка әйтәбез. Һәр елны ул бер дә авырсынмыйча, теләп ярышларны уздырыга  ярдәмгә килә, олысы- кечесе белән дә уртак тел табып, шахмат-шашка ярышларын кызыклы итеп үткәрә.

  Яңа Кормаш авыл җирлеге әлеге ярышны уздырырга матди ярдәм күрсәткән Илдар Хафизовның туганнарына, Әнәк авылыннан Фарис Фәтхиевка, Чаллы шәһрендә яшәүче якташыбыз Шәфыйков Илдарга, авыл җирлеге башлыгы Рәсүл Харисовка, авылдашларыбыз Закирянов Фәриткә, Кашфразиев Азаматка, кичэне оештыруда ярдәм иткән Яңа Кормаш мәктәп коллективына, укучыларга олы рәхмәтләрен җиткерә. Һәммәгезгә дә эшегездә уңышлар, саулык-сәламәтлек телибез.  Шахмат-шашка сөючеләр белән киләсе елда да очрашуны көтеп калыйк. Яңа исемнәр билгеле булсын, яңа җиңүләр яуларга насыйп итсен!


15
февраль, 2015 ел
якшәмбе
2015 ел 14 февраль конне Тат. Ямалы авылы мэдэният йортында изге Вэли коненэ багышланган кичэ узды.
Чуракай авылында гомер итүче Мәгъфия Шәймәрдановага  15 февральдә 90 яшь тулды.
Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында укытучылар өчен “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башлана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International