Шәймәрданова Мәгъфия Мансурҗан кызына 15 февральдә 90 яшь тулды

2015 елның 15 феврале, якшәмбе

Чуракай авылында гомер итүче Мәгъфия Шәймәрдановага  15 февральдә 90 яшь тулды. Мәгъфия Шәймәрданова сугыш чорында, аннан соңгы елларда колхозда тырыш хезмәтен куя, алдынгы эшчеләр рәтендә йөри.

“Илдә сугыш барган елларда, аннан соң да эшнең нәкъ уртасында кайнадык, ничек  кенә авыр булмасын, түздек, – дип искә ала Мәгъфия әби - Аллага шөкер, хәзер бик рәхәттә яшим, балаларым тәрбияләп кенә торалар, аларга мең рәхмәт! Без күргәнне, калган буыннарга күрергә язмасын, илдә тынычлык булсын иде ” .

Бүгенге көндә Мәгъфия әби Чуракай авылында улы Рәфид тәрбиясендә яши. Мәгъфия әбине олугъ юбилее белән Актаныш муниципаль район башлыгы Фаил Камаев котлады. Ул юбилярга РФ Президенты В.В. Путинның Котлау хатын һәм хакимият бүләге тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International