Татарстанда укытучылар өчен “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башлана

2015 елның 15 феврале, якшәмбе
Татарстанда “Беренче сыйныф укучысының мәдәни көндәлеге” проекты кысаларында укытучылар өчен “Гаиләнең сугыш хатирәсе” конкурсы башлана. Конкурс Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына багышланган. Бу хакта бүген матбугат конференциясендә журналистларга «Татармультфильм» студиясе директоры Азат Ганиев һәм «Татармультфильм» баш режиссеры Сергей Киатров белдерде.

“Конкурс укытучылар өчен игълан ителде. Бөек Ватан сугышында Җиңү темасы барлык халыкны берләштерә. Һәр гаиәләдә сугыш турында истәлекләр бар. Без гаилә сугыш хатирәсе елъязмасын булдырырырга телибез: сугыш вакытында гаиләдә ничек киенгәннәр, нәрсә ашаганнар, балалар нинди уеннар уйнаган. Безнең өчен сугыш вакыты турындагы барлык хатирәләр дә кадерле”, - дип сөйләде Азат Ганиев.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International