ЗАГС бүлегендә - Ачык ишеклэр көне

2015 елның 14 феврале, шимбә
ЗАГС бүлегендә бүген, 14 февральдә  Ачык ишекләр көне үткәрелде. Очрашуның кунаклары – 1 санлы  Актаныш  урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары. Алар район ЗАГС бүлегенең эше белән таныштылар. Гаилә темасына үзләренең кызыксындырган сорауларын бирделәр. Гашыйклар көнендә гаилә корган яшь парларның язылышу тантанасы шаһитлары булдылар. Барысы бу көнне 2 пар язылышты. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре кызлар, егетләргә үзләренең изге теләкләрен җиткерделәр, укуларында уңышлар теләделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International