ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе

16 март көнне Байсар урта мәктәбенең 6 класында “Минем гаиләм – минем бәхетем” исемендәге гаилә бәйрәме уздырылды. 

16 март көнне Пучы авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы үтте.
Икенче санлы Актаныш урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбияты атналыгы кысаларында 5-6 сыйныф укучылары арасында конкурс диктанты узды. Барлыгы 23 укучы катнышты.
1998-2000 нче елгы кызлар арасында "Алтын алка" клубы призларына үткән республикакүләм хоккей ярышларында Актаныш командасы алтын медальләр яулады. Команда составында гимназия-интернатның 9 сыйныф укучысы Минһаҗева Резеда да бар. Афәрин, Резеда!
17 март көнне Татар Суксуы авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы үтте.

20 март көнне 11:00 сәгатьтә “Яшьлек” мәдәният үзәгендә эшмәкәрләр, кече оешма җитәкчеләре белән очрашу үткәрелә.

16 март көнне Иске Кормаш мәдәният йортының"Хәзинә" ветераннар бию коллективы хәйрия концертында чыгыш ясап кайтты.
Киров урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары  "Әлифба бәйрәме" уздырдылар.
Бүген биология, география һәм химия фәннәре атналыгы кысаларында Галиева Зилә Ахатовна "Географик чемпионат" үткәрде. Чемпионатта 7 нче сыйныф укучылары катнашты.
16 март көнне Киров урта мәктәбендә тыл ветераннарына Бөек Җиңүнең 70 еллык юбилее уңаеннан медальләр тапшыру тантанасы булып узды. Медальләрне тапшыру һәм ветераннарны котлау өчен Башкарма комитет җитәкчесе Фаттахов Илнар Энгель улы килгән иде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International