ЯҢАЛЫКЛАР


18
март, 2015 ел
чәршәмбе

17 нче март көнне Сәфәр урта мәктәбендә Г.Тукай исемендәге шигырь сөйләүчеләрнең төбәк бәйгесе булып узды. Безнең мәктәптән бу конкурста  башлангыч класс укучылары Тимирова Гөлнур, Марданова Элина,Әхмәтшәрипова Алинә катнаштылар.

17 март көнне Чалманарат авыл җирлегендә тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы узды.
Киров урта мәктәбе укучылары Актаныш кадет-интернат мәктәбендә уздырылган татарча көрәш ярышында катнаштылар.
Бу көннәрдә балалар технология укытучысы Фоат Шәүкәт улы җитәкчелегендә канатлы дусларын каршыларга әзерләнә. Укучылар, берсен-берсе уздырып, сыерчык оялары ясыйлар.5нче  класстан Галиев Булат, Нуриева Әминә, Марданов Рияз барысыннан да өлгер булып чыкты. Алар ясаган ояны сыерчыклар да яратыр, әлбәттә.
17 март көнне Яңа Әлем авыл җирлеге тыл ветераннарына юбилей медальләре тапшыру тантанасы уздырылды.
  17 март көнне Кадет интернат-мәктәбендә Кадет интернат-мәктәбе призына үткәрелгән милли көрәш буенча ярышлар узды. 
16 март көнне Такталачык урта мәктәбендә "Ягез әле кызлар" бәйгесе булып узды. Бәйге барышында кызлар ике командага бүленеп ярыштылар. Һәр катнашучыга жюри тарафыннан номинацияләр билгеләнеп, грамоталар тапшырылды. 

17
март, 2015 ел
сишәмбе
Шәбез авылында гомер итүче Тыл ветераны Гәрәева Наилә Ислам кызына 15 мартта 90 яшь тулды
Язгы кыр эшләренә старт бирер алдыннан район башлыгы Фаил Камаев җитәкчелегендә зур сөйләшү уздырылды.
16нчы марттан “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!”дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең  I этабы старт алды. Ул 27 мартка кадәр дәвам итәчәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International