Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!

2015 елның 17 марты, сишәмбе
16нчы марттан “Үлем белән кайда сәүдә итәләр, хәбәр ит!”дип исемләнгән Бөтенрәсәй акциясенең  I этабы старт алды. Ул 27 мартка кадәр дәвам итәчәк. 
Акция наркомания проблемасына халыкны җәлеп итүне, наркотик кулланучыларга ярдәм күрсәтүне, ә “ак үлем” белән сәүдә итеп кеше сәламәтлеге һәм гомере, тулаем киләчәге бәрабәренә кесә калынайтучыларга карата тискәре караш булдыруны күздә тота. Әгәр дә сез янәшә-тирәгездә өй шартларында наркотик матдәләр җитештереп кулланучылар һәм аларны сатучылар, наркопритоннар барлыгын беләсез икән, кичекмәстән ышаныч телефонына хәбәр итегез! Телефон номеры: 2–912-002, 3-04-02 яки 02.
 
Һәр очракта да сезнең шалтырату сер итеп саклана. Җәмгыятьтә наркотиклар таралышына, яшьләрнең агулануына битараф булмыйк, хөрмәтле райондашлар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International