ЯҢАЛЫКЛАР


17
март, 2015 ел
сишәмбе
Бүген, 17 нче март көнне, мәктәбебездә башлангыч сыйныф укучылары арасында Габулла Тукай иҗатына багышланган район шигырь бәйгесе үткәрелә.
17 март көнне Бурсык мәдәният йортында Мәсәде авыл җирлеге тыл ветераннарын Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан бүләкләү тантанасы узачак.  
Югары Яхшый мәктәбенең география укытучысы Р.Р.Сибатова мәктәп күләмендә ачык класс сәгате уздырды.
13-15 март көннәрендә Әгерҗе шәһәренең Мәдәният сараенда “Йолдызлык - Созвездие - 2015“ республика  фестиваленең зона турына Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан җыелган иң сәләтле йолдызчыкларны Казаннан килгән дәрәҗәле жюри иң нечкә иләктән үткәреп сайлады.
Гимназия-интернат укучылары фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Конферанс" номинациясендә Миргаязова Резеда һәм Егорова Аделина 2 нче дәрәҗә диплом, Гарипов Рәдис 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гимназия-интернатның "Хәзинә" ансамбле диплом белән бүләкләнде. Актанышның "Тамчы" ансамблендә чыгыш ясаучы кызларыбыз Шагзамова Алисә, Газизова Сөмбел һәм Нургалиева Айзилә 2 нче дәрәҗә дипломга ия. Афәрин!

Мәктәп ата-аналар белән тыгыз элемтәдә тора. Бигрәк тә чыгарылыш класс  укучыларның ата-аналары мәктәптә еш була. Менә буген дә  мәктәбебездә 9 нчы класс укучылары белән Гиздуллина Гөлфая ата-аналарга  математикадан ачык дәрес курсәтте.

Кичә, 16 март көнне, Әнәк авылында яшәүче тыл ветераны Шәрипова Дөргалия Шәрип кызына 95 яшь тулды. 
Буген Мари-Суыксу урта гомуми белем биру мэктэбенен башлангыч сыйныф укучылары Г.Тукай исемендэге шигырь укучылар конкурсынын куст этабында катнаштылар. Арсланова Диана (4 кл.), Надриева Яна (4 кл.), Саитова Роксана (2 кл.), Габдрахманова Элиана (1 кл.) сугыш, жину темасына багышланган шигырьлэре белэн унышлы чыгыш ясадылар.
  Кадет интернат-мәктәбендә бу атнада 2914-2015 уку елының 3че чирек йомгаклау нәтиҗәсендә директор контроль эшләре башланды. 
   12 март көнне Пучы авылында татарча көрәш буенча ярышлар узды. Ярышларда Пучы, Актаныш кадет интернат-мәктәбе, Тат-Ямалы, Киров һәм Минзәлә районының  Иркәнәш командалары катнашты.

16
март, 2015 ел
дүшәмбе
16 нчы март көнне Киров авыл җирлегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан тыл ветераннарын бүләкләү тантанасы булып үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International