"Йолдызлык - 2015" конкурсының зона этабы үтте

2015 елның 17 марты, сишәмбе
13-15 март көннәрендә Әгерҗе шәһәренең Мәдәният сараенда “Йолдызлык - Созвездие - 2015“ республика  фестиваленең зона турына Актаныш, Минзәлә, Мөслим һәм Әгерҗе районнарыннан җыелган иң сәләтле йолдызчыкларны Казаннан килгән дәрәҗәле жюри иң нечкә иләктән үткәреп сайлады.
Гимназия-интернат укучылары фестивальдә уңышлы чыгыш ясап кайттылар. "Конферанс" номинациясендә Миргаязова Резеда һәм Егорова Аделина 2 нче дәрәҗә диплом, Гарипов Рәдис 3 нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнделәр. Гимназия-интернатның "Хәзинә" ансамбле диплом белән бүләкләнде. Актанышның "Тамчы" ансамблендә чыгыш ясаучы кызларыбыз Шагзамова Алисә, Газизова Сөмбел һәм Нургалиева Айзилә 2 нче дәрәҗә дипломга ия. Афәрин!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International