Киров урта мәктәбе яңалыклары

2015 елның 17 марты, сишәмбе

  Әлифба – баланың беренче уку китабы. Мәктәп бусагасын атлап кергәч тә ул туган телебез хәзинәсен шушы китап ярдәмендә өйрәнә башлый. Кабатланмас балачак иленең иң зур бәйрәмнәренең берсе - Әлифба бәйрәме. Җир йөзендә кем генә булмасын, кайда гына эшләмәсен, ул зур дулкынлану белән үзенең нәни кулларына тәүге тапкыр Әлифба алганын искә төшерә. Чөнки һәркемнең дә белем дөньясына беренче адымы Әлифбадан башлана. Киров урта мәктәбенең 1 нче сыйныф укучылары бүген үзләренең беренче китаплары - Әлифба белән саубуллаштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International