Пучы авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы

2015 елның 17 марты, сишәмбе

16 март көнне Пучы авыл җирлегендә тыл ветераннарына медальләр тапшыру тантанасы үтте. Анда Актаныш муниципаль районы Башлыгы Фаил Камаев катнашты. Ул тыл ветераннарын чын күңелдән котлады һәм Бөек Җиңүдә аларның өлешләре бик зур булуын искәртеп узды.

Бәйрәм табыны артына килгән  ветераннарга  Бөек Җиңүнең 70 еллык олы юбилена багышланган истәлек мәдальләрен тапшырдылар.

Чара концерт номерлары белән үрелеп барды: мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм мәктәп укучылары үзләренең җыр һәм бию осталыкларын күрсәттеләр.

Хөрмәтле ветеран Зөфәр ага Имамов тальян гармуннарда уйнап, барлык тантанага килгәннәрне таң калдырды.

Фоторепортаж

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International