ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
21 апрель көнне “Язгы изгелек атнасы” кысаларында Байсар урта мәктәбенең 8 класс укучылары авыл уртасындагы комиссар Шаймарданов Ш.Ш. обелискы янында булдылар.
Аз керемле гаиләләргә ярдәм йөзеннән Байсар урта мәктәбендә хәйрия ярминкәсе оештырылды. 
Байсар урта мәктәбендә бүген әдәбият елы уңаеннан рус һәм татар телләрендә эссе - инша язу бәйгесе уздырылды. 
22 апрельдә “Җирем минем зәңгәр планета!” дип аталган акция үтте. Һәр класста “Планетабызны бергәләп саклыйк!” дигән темага класс сәгатьләре үткәрелде. Дәресләрдән соң мәктәп яны территориясен җыештыру өмәсе үткәрелде.
21 апрель көнне мәктәпнең волонтёрлар отряды ялгыз яшәүче өлкәннәргә ярдәмгә бардылар. Укучылар өлкәннәргә ялгыз түгеллекләрен, аларны искә алып торучылар барлыгын тагын бер кат исбатладылар, җылы аралашып, хуҗалыкта ярдәм иттеләр.
23 апрель  көнне Актанышта реконструциядән соң җәмәгать судьялары урнашкан бина ачылды
Татар хатын - кызлар иҗтимагый оешмасы "Ак калфак"ның  Түке җирле үзидарәсендә эшлэп килүче бүлекчәсендә Актаныш "Иҗат үзәге " вәкилләре мастер - класс күрсәттеләр.

23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе
"Туган тел" атнылыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Башваткыч" уены  гөрләп узды. Уенның максаты - язучылар, әсәрләрне ни дәрәҗәдә белүләрен ачыклау иде. 7, 8 һәм 9 класслардан берәр укучы катнашты. Классташлары катнашучылар өчен чын күңелдән җанатып утырдылар. Җиңүчеләргә килгәндә: 1 урын - Муллаянов Фәнзил (9 класс); 2 урын - Хабибуллина Алинә (7 класс); 3 урын - Хуҗина Айзилә (8 класс). Барлык катнашкан укучыларга, әзерләгән укытучыга зур рәхмәтебезне җиткерәбез. Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш Илгиз кызы.

Икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары “Тамчы” вокаль ансамбле составында “Йолдызлык” республика фестивалендә катнаштылар. “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә (кечкенәләр граппасы) ансамбль III урын яулады. Вокалистлар: Шайгарданова Айзиля, Галимов Айваз, Шарифуллин Нурсултан, Салимгараева Камиля, Шайхразиев Амирхан, Ахметов Адель. Без аларны бу җиңү белән котлыйбыз һәм алда тагын да яңа уңышлар телибез!

22 апрель көнне "Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә Яр Чаллы шәһәренең "Ләйсән" әдәби иҗат берләшмәсе әгъзалары  Роза Хәмидуллина, Амур Фәләх, Рушания Гиләҗева, Фәнис Нуртдинов, Зифа Кадырова белән очрашу кичәсе узды.Шулай ук үзәк китапханә хезмәткәрләре районда башланган "Георгиевская лента" акциясына старт бирделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International