“Ялкын” журналы редакторы Йолдыз Миңнуллина үзенең хезмәттәшләре белән очрашуга килде. Төрле кызыклы уеннар аша ул безнең мәктәп турында шактый информация туплады. Уенга катнашкан укучыларыбыз: Г.Мансуров (5 кл.), Р.Хөрмәтуллин (6 кл.), Э.Габдуллина (8 кл.), Г.Газетдинова (8 кл.) әдәбиятны яхшы белүләрен, җәмгыять фәнен яратуларын, үзэшчән сәнгатьтә уңышка ирешүләрен күрсәтте. Яшь иҗатчылар редколлегия хезмәткәрләренә шактый гына иҗат эшләрен тапшырды. Кунаклар, мәктәп музеенда булып, авылыбызның күренекле шәхесләре белән танышты. Бу очрашудан соң “Ялкын” журналының дуслары артыр, әлбәттә.
2015 ел - Татарстанда Әдәбият елы. Шул уңайдан 3 нче классларда әдәби викторина үткәрелде. Укучылар ике командага бүленеп үзләренең көчләрен сынадылар.Язучылар, шагыйрьләр иҗаты белән таныштылар, төрле сорауларга җавап бирделәр. Һәр команда әкият сәхнәләштерде. Укучылар бик әзерлекле иде. Кичә "Туган тел" җыры белән тәмамланды.
22 апрель көнне 8 класс укучылары (кл. Җитәкчесе Н.Х.Хаҗиева) “Весенняя неделя добра” атналыгы кысаларында үзләре шефлык иткән Г. Афзал урамында яшәүче өлкәннәр янында булдылар. Укучылар аларга хуҗалык эшләрендә ярдәм иттеләр. Өлкәннәр үзләренең хатирәләре белән уртаклаштылар. Тыл ветераны Мусина Рәшидә апа һәм сугыш чоры баласы Якупова Гөлсимә апа укучылар ярдәменнән канәгать калдылар.