ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
Космонавтика декадасы кысаларында башлангыч класс укучылары «Космос буяулары» рәсем конкурсында катнаштылар.
Гимназия-интернатта Educare International Consultancy компаниясе консультанты Джеффри Чуа Це Ки булып китте. Коучинг вакытында Нурыева И.А., Фәрдиева Р.Р., Гарипова Р.И. дәресләре каралды, дәресләргә анализ ясалды. Шулай ук кунак мәктәп тормышы белән танышты.

Башлангыч сыйныф укучылары тыл ветераны Фаттахов Сәетҗан бабайда кунакта булдылар. Аның тормыш юлы, авыр балачагы белән таныштылар. Үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр. Истәлеккә фотога төштеләр. 


21 нче апрель көнне бездә "Ялкын" журналы вәкилләре кунакта булды. Журналистлар барыбызның да яратып укый торган журналның яңа саны өчен материаллар тупладылар, балалар белән әңгәмәләр кордылар.
"Язгы  изгелек  атнасы"  акция-эстафета  кысаларында  "Җир  нигә  елый?" темасына  тематик  КВН  үткәрелде.
Космонавтика декадасы Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан уздырыла. Әлеге декада кысаларында рәсем конкурслары да планлаштырылган. Безнең мәктәптән 4 эш мәктәп турында җиңеп, районга җибәрелде. менә алар: 1 класс - Ганиева А., Саетова И. (укытуч: Гапданова З.М.); 2 класс - Хисамов Б. (укытучы: Ганиева Г.М.); 3 класс - Муллаянов И. (укытучы:Гарданова З.М.); 4 класс - Зиннурова Э. (укытучы: Мирзаянова Р.М.). Алдагы конкурсларда да зур уңышлар теләп калабыз!

23 апрель көнне Киров урта мәктәбендә Матур сүзләр көне үткәрелде. Бу көнне барлык укытучылар, укучылар, техник хезмәткәрләр, поварлар бер-берсенә мөмкин кадәр күбрәк матур сүзләр, комплимент лар әйтергә тырыштылар.  


Кичә, 23 апрель көнне, мәктәбебездә 9нчы класс укучыларының ата-аналары җыелышы булып узды. Җыелышта имтиханга әзерлек турында сүз барды. Класс җитәкчесе имтихан көннәре белән дә таныштырды. 12 май - татар теленнән тестирование; 27 май - рус теле; 2 июнь - математика.
20-27  апрель  көннәрендә "Язгы  игелек  атнасы" кысаларында  мәктәптә  төрле  чаралар  үткәрү  планлаштырылды.
Бүген 4 класс укучылары математика фәненнән мониторинг эшлиләр. Эшне башкру өчен 40 минут вакыт бирелә. Безнең мәктәптән барысы 6 укучы катнаша. Бер төркем биремнәрдә тәкъдим ителгән берничә җаваптан үзең дөрес итеп санаган вариантны сайлап, анң номерын түгәрәк эченә алырга кирәк. Уңышлар телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International