Матур сүзләр көне

2015 елның 24 апреле, җомга

23 апрель көнне Киров урта мәктәбендә Матур сүзләр көне үткәрелде. Бу көнне барлык укытучылар, укучылар, техник хезмәткәрләр, поварлар бер-берсенә мөмкин кадәр күбрәк матур сүзләр, комплиментлар әйтергә тырыштылар.  Шушы сүзләрне әйткән һәр кешегә төсле матур тасмалар бүләк иттеләр.

Һәр сыйныф укучылары үзләренә охшаган төсле тасмаларны күп итеп әзерләделәр. Әлеге бәйрәм һәркемгә күңел күтәренкелеге, яхшы кәеф  алып килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International