ЯҢАЛЫКЛАР


24
апрель, 2015 ел
җомга
22 апрель көнне мәктәп күләмендә өмә үтте. 
21 апрель көнне мәктәпнең 6 класс укучыларыннан торган "Дуслык" отряды варислары Әнәк авылындагы  һәйкәл янын җыештырдылар.
23 нче апрельдә Казан шәһәрендә татарт теле һәм әдәбиятенең III Халыкара олимпиадасы булып узды.
Бүген  “Язгы изгелек” атналыгының 5 нче көне . Ул  “ Минем кече Ватаным” дип атала. Үзең яшәгән җирлекне, тарихи урыннарын белү һәрберебезнең изге бурычы булып тора. Шул максаттан сыйныф сәгатьләрендә 9-10 ынчы сыйныф укучылары Сәфәр авылы тарихы һәм  җирле атамалары белән таныштырдылар

Сәфәр мәктәбендә татар теле атналыгы дәвам итә. “Шигырьне таны” уенында 8 нче сыйныф укучылары Г.Тукай иҗаты буенча әзерләнгән сорауларга җавап бирделәр. Иң күп баллны Гыйлмуллин Илназ җыйды. “Тукайга ияреп” Җиңүнең 70 еллыгына шигырь язу осталыгын да сынап карадылар.

Кичә, 23 апрель көнне 10 сыйныф укучылары җәмгыять белеме буенча мониторинг үттеләр
ТР Мәгариф һәм Фән Министрлыгы тарафыннан үткәрелә торган мониторинг
Кичә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.
Тантанада иң элек олимпиаданың Гран-при ияләре игълан ителде. Бу дәрәҗәгә Канаданың Монреаль шәһәре Джон Аббот көллияте студенты Камилә Хәмәдъярова һәм Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин (укытучысы Әминова Л.Г.) лаек булды. Җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде. Афәрин, Айдар!
Гимназия-интернатта "Хәзерге заманда чит телләр: тел өйрәнүдә инфокоммуникацион технологияләр" исеме астында чит тел укытучыларының регионара фәнни-практик семинары үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International