Айдар Шәйхин - Гран-при иясе

2015 елның 24 апреле, җомга
Кичә Казанның М.Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет академия театрында татар теле һәм әдәбияты буенча III Халыкара олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды. Анда ТР Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, ТР мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Римма Ратника, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һ.б. катнашты.
Тантанада иң элек олимпиаданың Гран-при ияләре игълан ителде. Бу дәрәҗәгә Канаданың Монреаль шәһәре Джон Аббот көллияте студенты Камилә Хәмәдъярова һәм Актаныш районы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының 11нче сыйныф укучысы Айдар Шәйхин (укытучысы Әминова Л.Г.) лаек булды. Җиңүчеләрне Рөстәм Миңнеханов үзе тәбрикләде. Афәрин, Айдар!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International