Такталачык урта мәктәбе яңалыклары “Ялкын” журналы редакторы Йолдыз Миңнуллина белән очрашу

2015 елның 24 апреле, җомга

“Ялкын”  журналы редакторы Йолдыз Миңнуллина үзенең хезмәттәшләре белән очрашуга килде. Төрле кызыклы уеннар аша ул безнең мәктәп турында шактый информация туплады. Уенга катнашкан укучыларыбыз: Г.Мансуров (5 кл.), Р.Хөрмәтуллин (6 кл.), Э.Габдуллина (8 кл.), Г.Газетдинова (8 кл.) әдәбиятны яхшы белүләрен, җәмгыять фәнен яратуларын, үзэшчән сәнгатьтә уңышка ирешүләрен  күрсәтте. Яшь иҗатчылар редколлегия хезмәткәрләренә шактый гына иҗат эшләрен тапшырды. Кунаклар, мәктәп музеенда булып, авылыбызның күренекле шәхесләре белән танышты. Бу очрашудан соң “Ялкын” журналының дуслары артыр, әлбәттә. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International