20 апрель – “Изге гамәлләр башлангычы көне”

2015 елның 24 апреле, җомга

«Язгы изгелек атнасы» акция-эстафетасы кысаларында Байсар урта мәктәбе китапханәсендә Гимаева И.Х. җитәкчелегендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган китап күргәзмәсе оештырылды. Әлеге күргәзмәдә өлкән сыйныф укучылары өчен М.Мәһдиевнең “Фронтовиклар”, Г.Әпсәләмовның “Газинур”, Н.Дәүлинең “Яшәү белән үлем арасында”, М.Җәлилнең шигырь китаплары тәкъдим ителде. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International