" Ак калфакта кунакта"

2015 елның 24 апреле, җомга
Татар хатын - кызлар иҗтимагый оешмасы "Ак калфак"ның Түке җирле үзидарәсендә эшләп килүче бүлекчәсендә Актаныш "Иҗат үзәге" вәкилләре мастер - класс күрсәттеләр. Түгәрәккә йөрүче өлкән яшьтәгеләр өчен һәм мәктәп укучыларына кәгазьдән төрле чәчәкләр ясау, йоннан картина ясау эшләрен өйрәттеләр. Кичә борынгы халык уеннары, концерт номерлары белән үрелеп барды. Кул эшләреннән күргәзмә оештырылды. "Ак калфак" ка йөрүче Закирова Хәнифә һәм Гыйльметдинова Бания апалар Актаныш районы тарафыннан үткәрелгән "Илне саклаучыга вәгъдә бүләгем"  конкурсында 1 һәм 3 урыннарны яулап, истәлекле бүләк һәм диплом белән бүләкләнделәр.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International